Татарстанда октябрь аенда икенчел күчемсез милеккә ихтыяҗ яңадан артты

2024 елның 15 ноябре, җомга

Шул исәптән, кредит акчаларын әлеп итеп алынган мөлкәткә.

2024 елның октябрендә Татарстан Росреестрының торак урыннарына сату-алу килешүләре (ДКП) нигезендә хокукларның 6 075 күчеше теркәлгән, бу агымдагы елның сентябрь аена караганда 26 процентка күбрәк (4 823 ДКП). Казанда мондый килешүләр саны сентябрь белән чагыштырганда 10% ка арткан - 1 991 дән 2 189 га кадәр.

Шулай ук октябрь аенда - җир кишәрлекләренә ихтыяҗ 20 %ка артты - 7 430 алып 8 948 гә кадәр. Ә менә торак йортларга, киресенчә, 19% ка кимегән - 1 470 дән 1 191 ка кадәр. Октябрьнең үзенчәлеге торак биналарга ипотека килешүләренең шактый артуы да булды - 2 948 дән 3 767 гә кадәр. Шул рәвешле, сентябрьгә карата мондый килешүләр санының артуы 28% диярлек тәшкил итте. "Сентябрьдә кимүдән соң без яңадан икенчел милек базарында килешүләр санының сизелерлек артуын күзәтәбез, шул исәптән кредит акчаларын җәлеп итеп сатып алына торган күчемсез милек базарында. Безнең мәгълүматлар буенча, фатирга ихтыяҗ 26% ка арткан. Шул ук вакытта ипотека килешүләре саны 28% ка арткан. Уңай динамиканың сәбәпләренең берсе күчемсез милек базарындагы активлыкның традицион артуын атарга мөмкин, ул көз уртасына һәм ел ахырына якынлашып килүен күрсәтә", - дип хәбәр итте Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.

Беренчел күчемсез милек базарына килгәндә, Лилия Борһанова сүзләренчә, биредә вәзгыять тигез: октябрьдә өлешле төзелештә катнашу килешүләрен теркәү саны сентябрь белән чагыштырганда үзгәрмәгән диярлек: 1022 һәм 1045 ДДУ теркәлгән.

ТР Риэлторлар гильдиясе вице-президенты Руслан Садреев: "Күчемсез милек базарында активлык күзәтелә,һәм бу югары ипотека ставкалары кебек тышкы тискәре фактор йогынтысына карамастан. Сатып алу өчен туры килә торган объект тапкан сатып алучылар килешүне кичектерми, шуңа күрә бу секторда күчемсез милекнең барлык сегментларында диярлек уңай динамика саклана», - дип белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International