Илчегә үлем юк

2014 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе
Арташ егетләре
Каршыма утырды да, туктаусыз сөйли башлады ул:  –Түбән Камада яшәүче энергетик Валерий Афанасьев булам. Үзем сыман пып-прастуй авыл малае, минем чын дус Илдус Галиев һәм аның туган авылы Арташ турында сөйләргә кердем сезнең янга! Илдус белән Түбән Камада электроэнергетиклыкка укыганда дуслаштым. Бервакыт безгә сызым сызарга куштылар. Бер кызыбыз шундый чиста, пөхтә, матур итеп сыздыртып алып килде. Конструкторлык бюросына 700 тәңкә акча түләгән. Укытучы сораулар бирә башлаган иде, берни  белми. Аркылыга сызды да, икеле куйды.
 
Ә менә Илдусның бетергечләр белән ышкып тишә язган, каралып ук киткән битен бөтенебезгә күтәреп күрсәтте, “Менә моңа мин плюс “4”ле куям. Күренеп тора: үзенеке! Күбрәк эшләгән саен пычракка батасың  ул шулай, рәт чыга синнән, егет!” – диде. Рәт чыкты тәки. Үҗәтнең, үҗәте, тәвәккәл инде Илдус. Бисмилласын әйтеп тотына да, ахырына ерып чыкканчы җан-фәрманга тырыша. Менделеевскта яши, бассейннары белән коттедж салды, гаиләсе менә дигән. Предприятиенең баш инженеры булды. Бервакыт бу чит ил компаниясенә күчәргә уйлады. Комиссия эштән китүенең сәбәбен сорый икән. “Анда мин балаларымның тамагын да туйдыра алмыйм. Кушсагыз, өйрәтсәгез, зуррак, катлаулырак эшләрне дә булдыра алам,” – дигәнен ишеткәч, шунда ук алганнар. Моннан ике ел элек Илдуска ияреп Арташка кунакка кайткан идем, андагы яңарышка исем китте. Табигатьләре искиткеч, фермерлары эшләп тора, клублары гөрли, менә дигән итеп яшәп яталар. Әллә кайсы шәһәрләрдән кайтып яңа йортлар салалар икән бит анда. Быел таштан мәһабәт мәчет тә торгызганнар дип ишеттем. Бер бизәлгән чишмә янындагы матурлыкка сокланып, тыннарым кысылды, фотоаппаратымны тотып, ике тапкыр барып әйләндем. Илдусның туган йортында түбә яптык, өй ремонтладык. Әнисе: “Яшьли әтисез калгач, балаларымны җүнле кеше итеп тәрбияли алырмынмы дип бик кайгырган идем. Аллага шөкер, бик игелекле булып чыктылар”, – дип елады. Күрше Батырша бабайдан да: “Илдусны мактарга ярыймы?” –  дип сорадым. “Бик башлы, әйбәт, игелекле малай!” –  диде. Өйгә кайткач, Арташта күргәннәрем тәэсиреннән берничә көн йоклый алмый яттым, ак көнләшү белән көнләштем, ныклы фикергә килдем. Хәзер хатынымның туган авылы Зур Арташта йорт торгыза башладык. Арташ егетләре бездә түбә яба. Зур Арташны бәләкәй Арташ сыман итәбез әле без дә. Улларым да үсеп җитеп, Россия күләмендә эш йөртәләр. Фотога да төшерәм. Сания Сафинаның Социалистик Хезмәт Герое Иван Иванов турында язган “Атлантида Иванова“ исемле  китабына минем Зур Арташта төшергән фотолар керде. Мәскәүдә үземнең фотоларымнан күргәзмә дә ясамакчы булам әле, ишетерсез! Арташта олы объективлы фотоаппаратымны күрүчеләр: “Син корреспондент мәллә?!“ – дип сорадылар. Мин яза белмим, тик вәгъдә иттем. Ә сез монда нишләп утырасыздыр Арташтагы үзгәрешләр турында язмыйча?! – дип мәсьәләне кабыргасы белән куйды ул. Сораучысы сорый белсә, бирүченең тәкате калмый, яздым менә. Синнән дә шәп итеп тасвирлап булмый, белеп тор: чын корреспондент һәм тормышчан егет син, Валера! 
Әйе, кыйбла–изге эшләр ягында.
Хикмәтле  йомырка
Туган авылым Урта Кирмән абыстае, хаҗия Рәшидә Әүһадиева тавык йомыркасы күтәреп килгән. 
–Менә, күз салыгыз әле. Яши торган дөньябыз – чын могҗиза. Дөньяның барлыкка килүе, без – кешеләрнең гомумән, һәр әйбернең барлыкка килүе–могҗиза. Күкләргә менү, океаннарны айкау, нинди генә югары фәнни технологияләр аша җәмгыятьне тотрыклы итеп алга таба этәрүгә дә исебез китми дә. Ә менә Рамазан аенда минем өчен чын могҗиза булды: ак тавыгым бик тә сәер йомырка салган. Йомырканың бер ягына тәсбих (дисбе) ясалган, төймәләре финик җимешенеке, хәтта очында “мулласы” да бар. Башта кешеләргә әйтергә шикләнгән идем. Үзем уйланам: “Аллаһы Тәгалә әйткән: “Раббыңны күп зикер ит, вә көндезләрен һәм кичләрен намаз укы.” Әл Гыймран, 41 аять). Тәравих намазына җыелгач күп итеп зикер, салават әйтә идек, кемдер: “Абыстай, вәгазь сөйләмисеңме?”, – дип әйтеп куймасынмы. Шуннан һәркөнне вәгазь сөйлибез, ә тәсбих тартырга вакыт калмый. Әллә шуны искәртүеме булдымы икән Раббыбызның. “Мине зикердән куймагыз, нигъмәтләремне онытмагыз, шулай булсагыз, Мин дә сезне дөнья һәм ахирәт рәхмәтләренә алырмын”. “Бәкара” 152 аять.
Мондый хикмәтле йомыркаларны безгә алып килеп күрсәтүчеләр бер ул гына түгел. Тик болай Коръән аятьләре белән исбатлаучылар юк иде әле. Ышансаң, ышан, ышанмасаң, юк. Ә абыстайның үзенең хикмәтле кеше булуына шикләнмим. 
 
–Әнинең туганнары барысы да Кече Сон мәдрәсәсендә гыйлем алганнар. Ә ул үзе абыстайга бер генә атна йөреп кала, революция булгач, динне тыялар. Сабак алмаганына гомер буе үкенде. Мин, Казанның Бауман урамындагы китап кибетенә керәм дә, “Коръән”гә барам да тотынам. Пенсиягә чыккан елларда авылыбызга Дания абыстай килеп, безне гарәб хәрефләре танырга өйрәтте. Аларны олы ватманга яздым да, кистем. Яңадан җыйганда, 12 хәрефкә урын таба алмадым. 42 ел буе балаларга рус теле укытып, шуңа да башым җитмәс микәнни дим. Тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнүем – үзе бер тарих. Башкаларга өйрәтергә тотынгач, үзем дә серенә төшендем. Аллага шөкер, бүгенге көндә авыл тулы дәвамчыларым бар: Сөмбел Шәрифуллина, Әминә Гарифуллина, Ләйлә Мөхәммәтҗанова кебек шәкертләрем белән горурланам. Мәктәптә әдәп-әхлак дәресләре алып бардым. Безнең авыл балалары “Әссәләмегаләйкүм!”–дип, авыз тутырып исәнләшә беләләр, күңелләрендә иман нурын кече яшьтән үк кабызыла. Аллага шөкер, вакытымны саваплы гамәлләр белән уздырырга омтылам, һаман гыйлем алам, башкаларны өйрәтәм, ахирәткә күчкәч, артымнан догачыларым бар дип сөенеп туймыйм,– дип сөйләде ул. 
Рәшидә абыстай – газетабызның хәбәрчесе, Дмитрий Крещенов исемендәге премия лауреаты да. Аның хаҗдан кайткач язган “Сабыр, хаҗи, сабыр!” – исемле мәкаләсен һаман искә төшерәбез әле. Әйе, сабыр иткәннәр, гыйлем алганнар, үз өстендә гомер буе эшләгәннәр, аны башкаларга өйрәткәннәр генә морадына ирешә. 
“Ак калфак”ның табылган чагы 
Беркөнне шулай, интернеттан Мәскәүнең Алмаз фондында сакланучы “Орлов бриллианты”ның маҗаралы тарихы турында бик кызыксынып укып, рәсемнәрен карап утырам. Һиндстанда XVII гасырда табылган гигант кристаллның бер өлеше булган бу 300 каратлы алмазны шах тәхетендә ясалган тутый кош күзенә урнаштыралар, аннары гыйбадәтханәгә Брахма сыны күзенә күчерәләр, аннан аны бер француз солдаты урлап, Англия корабле капитанына 2000 фунтка, тегесе Лондонда әрмән сәүдәгәре Сафраска 12 000 фунтка сата. Тегесе аны Амстердам банкына куя һәм бераздан беренче хатынының энесе ювелир Лазаревка бирә. 1773нче елда князь Григорий Орлов аны 90000 фунтка сатып ала һәм императрица Екатерина II гә бүләк итә. Россия державасы Скипетрының нәкышлы көмеш кысасының иң өстенә урнаштырылган бриллиант хәзер Мәскәүнең Алмаз фондында саклана икән.  “Байларның үз дөньясы, үз мәшәкатьләре инде!“ – дип уйлап бетерүем булды,  нәкъ шул урында бүлмәмә Рузалия ханым Ибраһимова кереп, сумкасыннан сәйлән белән чиккән калфак һәм түшлек алып, өстәлемә куйды. Кызык килеп чыкты әле бу: бер рәсемдәге кыйммәтле асылташлар белән бизәлгән таҗга, бер  калфакка күз төшерәм. 
–Кичә Казанга мөслимәләр җыелышына барган идем. Менә, мастер-класста калфак чигәргә өйрәттеләр. Матур килеп чыкты. Югыйсә, гомеремдә дә сәйлән белән эш иткән кеше түгел мин. Берәр оста табып, моны ничек балаларга өйрәтергә, милли киемнәргә мәхәббәт тәрбияләргә микән?! –  Ул сөйли дә, сөйли. Мин аңа карап елмаям. Чөнки үз дигәненә ирешүнең юлларын барыбер табачагын беләм. Шәһәребезнең “Ак калфак” мөслимәләр оешмасы соңгы елларда бик активлашып китте. Аларның җитәкчеләре Рузалия ханым – “Татнефтепродукты“ ААҖе филиалы директоры Илгизәр Ибраһимовның хатыны, үзе дә күренекле эшмәкәр. Яшерен-батырын түгел: бер караганда бернинди иҗтимагый оешмада тормыйча, бай хатын булып, бик күңелле генә яши алыр иде. Хәзерге заманда бик күпләр шулай итә бит. Ә ул шәһәребезнең иман нуры иңгән бер төркем энтузиаст хатын-кызларын үз канаты астына туплады да, алар белән бергәләп дин, милләт, тел, гореф-гадәт, мәдәният, социаль өлкәләргә кагылышлы соклангыч, игелекле эшләр башкарып йөри. Программалары елдан-ел баетылып тора.
– Беркөнне Рузалия җирле радиодан вәгазь сөйләргә кушты. “Кит, мәйтәм, гомеремдә дә андый җирләрдә йөргәнем, сүз алганым юк.“ “Һәр олы эшләрнең башы кечкенә адымнан башлана. Җаваплылыкны үз өстеңә син алмасаң, мин алмасам, кем алыр?!“ – ди. Дөрес әйтә инде. Мин аңа үземә ышангандай ышанам. Чиратлашып радиодан вәгазь сөйлибез хәзер, – ди Гөлсинә Рәхмәтуллина. 13 әби белән Төркиянең Истамбул шәһәренә сәяхәтләре –  үзе бер маҗара. Командалары тагын да ныгып, дуслашып кайтты.
 
 –Нинди күркәм апалар сез, йөзегез нурлы, киемнәрегез матур, үзегез бердәм, – дип әйтеп, безнең белән фотога төшәргә теләүчеләр күп булды, –ди Әлфия Сингатуллина. Бу җәйдә аларга ияреп мин дә Биләргә баруым турында язган идем инде. Автобуста кайтканда Рузалия ханымның:
–Кызлар, безгә динебезне тотарга, милләтебезне ныгытырга, шәхес буларак камилләшергә беркем комачауламый бит. Әйдәгез, башка халыклар белән тәкъвалыкта ярышыйк. Безнең белән янәшә һәркемгә рәхәт булсын, болар нинди зыялы, акыллы, зирәк, бай, әхлаклы, юмарт, кыю, хикмәтле апалар, халык икән дип, һәркем безгә тартылсын, үрнәк алсын. Куркак, мескен булмыйк. Үзебезгә теләгәнне, башкаларга да телик. Шушы бер мизгел генә булган дөньядан мәңгелеккә күчкәндә иманыбызны юлдаш итеп, Аллаһның җәннәтләрендә очрашуыбызны насыйп итсен!–дип нотык сөйләгәне һаман колагымда яңгырап тора. 
Иң яхшы вәгазь – шәхси үрнәк. 
Бәхет – үз кулыбызда!
Дин аша тормыш-яшәеш матурлана, җанга тынычлык табыла, дибез. Бу, чыннан да, шулай. Тик бүгенге көндә  кайберәүләр иң толерант ислам дине артына яшеренеп, явыз ният белән эш итә башлады. Бу – дөньякүләм проблема. Ислам дине ул синеңчә дә, минемчә дә түгел, ул – Аллаһы Тәгаләчә һәм Пәйгамбәребез өйрәткәнчә. Аның кагыйдәләрен, Илчебезнең сөннәтен үтәп, туры юлдан атлаганда Адәм баласы бәхетен тизрәк таба. Ә гомумкешек кыйммәтләре,  бәхет төшенчәсе һәр халыклар өчен дә бердәй бит: сәламәт булу, имин гаилә кору, матди һәм рухи байлык туплау, игелекле эшләр башкару, иртәгәге көнгә ышаныч белән яшисе килеп яшәү... 
Барыбыз да бәхетле булыйк!
Алсу Дияр тексты һәм фотолары
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International