Мамадыш районы халкының уртак ярдәме белән чираттагы гуманитар ярдәм партиясен алгы сызыкка җибәрү өчен әзерләделәр.
Бу мөһим миссия Татарстан шефлыгы астында булган Лисичанск шәһәренә ярдәм йөзеннән оештырылды. Мамадышлылар җылы мендәрләр һәм одеяллар, балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен кием – салым, госпиталь өчен кирәкле медикаментлар, шулай ук беренче кирәкле продуктлар-су, ярмалар һәм башкаларны әзерләгән иде.
А.С. УШАТИКОВ шәхси предприятиесе 10 тоннадан артык су әзерләгән. Мамадыш политехник көллияте студентлары барысын да фурага төяргә булышты.
Һәр авыл Советының, һәр мәктәпнең, һәр балалар бакчасының керткән өлеше бәяләп бетергесез. Без бергәләп Җиңүгә таба тагын бер адым ясыйбыз! 💪