Мамадыш горурлыгы: Айза Зарипова-Татарстанның иң яхшы яшь рәссамнары арасында!

2026 елның 15 июне, дүшәмбе

        «Дети рисуют страну» («Балалар илебезне ясый») («Бердәм Россия»партпроекты) юбилей, 20 нче республика конкурсына йомгак ясалды. Быел конкурска бөтен Татарстаннан 10 меңнән артык эш керде, шуларның 312се генә финалга үтте.

    Алар арасында финалга эләгеп кенә калмыйча, пьедесталда лаеклы урын яулаган яшь якташыбызның эше дә бар. Айза Зарипова, 2нче лицейның укучысы.  «Россия халыклары бердәмлеге елы»номинациясендә 2 нче урынны алды!

    Бу уңыш — Айзаның үз хезмәте һәм таланты, шулай ук остазының ярдәме. Педагог Гөлсинә Сафинага җиңүче әзерләгәне, укучыга илһам һәм ышанычы өчен рәхмәт белдерәбез!

      Быелгы Конкурс мөһим темаларга-илебез халыкларының бердәмлегенә, мәдәниятенә, каһарманнар истәлегенә багышланды. Һәм Айза иҗаты аша кешеләр арасындагы дуслыкны һәм татулыкны ничек күрүен күрсәтә алды.

        Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, мондый проектлар безнең балаларыбызның талантлы, җаваплы һәм Ватанны яратуларын раслый.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International