Якташыбыз Юрис Шәкүров югары бүләккә лаек булды

2026 елның 15 июне, дүшәмбе

         Россия көнендә Казан Кремлендә Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың күренекле кешеләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

       Бүләкләнүчеләр арасында Мамадыш районы вәкиле булуы белән горурланабыз!

        Көмеш волонтер Юрис Шәкүров Рөстәм Миңнеханов кулыннан «ТАССРның 100 еллыгы»медален алды. Бу аның уртак эшкә керткән зур өлешенең лаеклы танылуы.

           Исегезгә төшерәбез, Юрис Шәкүров МХО зонасына җибәрү өчен мобиль мунчалар төзи. Бүгенге көндә ул инде 59 нчы мунчасын ясый.

             Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, иреклеләр йөрәк чакыруы буенча тылда Җиңү коя. Юрис Шәкүров мисалы-моңа ачык дәлил.

       Котлауларга кушылабыз! Якташыбыз белән горурланабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International