Мамадыш районында мәгариф бүлегенең яңа җитәкчесе билгеләнде

2026 елның 15 июне, дүшәмбе

            2026 елның 8 июненнән Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитетының «Мәгариф бүлеге» МКУ җитәкчесе вазыйфасына Лариса Гайсеевна Габитова билгеләнде.

       Лариса Гайсеевна  1974 елның 25 октябрендә киров өлкәсе Нократ Аланы шәһрендә туа. 1995 елда «Физик культура укытучысы»белгечлеге буенча педагогика университетын тәмамлый. Хезмәт юлын Нократ Аланы шәһәренең 5 нче  мәктәбендә физкультура укытучысы булып башлый.

       Төрле елларда Казан һәм Мамадыш мәктәпләрендә эшли. 2009 елдан Мамадыш районының мәгълүмати-методик үзәгенә, ә аннан соң Мәгариф бүлегенә методик эшкә күчә.

     2020 елдан Республика мәктәптән тыш эшләр үзәгендә спорт секторы мөдире вазыйфасын башкара, шуннан соң Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында белгеч, әйдәп баручы белгеч, әйдәп баручы киңәшче, сәламәтлек саклау технологияләре һәм җәйге ялны оештыру секторы мөдире булып эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International