Мамадышның ике чыгарылыш сыйныф укучысы химиядән БДИны 100 баллга тапшырды!

2026 елның 15 июне, дүшәмбе

Мамадышның ике чыгарылыш сыйныф укучысы химиядән БДИны 100 баллга тапшырды!

        Химиядән Бердәм дәүләт имтиханында безнең районнан берьюлы ике укучы кыз югары нәтиҗә күрсәтте. Камилә Ибраһимова — Мамадыш шәһәренең 1нче мәктәбеннән  һәм Илия Адыгамова — Тауиле мәктәбеннән.

Ике кыз өчене дә җиңү  очраклы бәхет эше генә түгел. Бу җиңү артында-химия буенча төрле дәрәҗәдәге конкурсларда һәм олимпиадаларда катнашу, тырыш хезмәт  һәм фән белән ихлас кызыксыну. Үзләренең киләчәк юлын икесе дә медицина белән бәйләргә планлаштыралар.

      Укучыларның искиткеч нәтиҗәләре артында педагогларның зур хезмәте дә тора. Камиләне химия укытучысы Лилия Гыйлаева, Илияне Гөлназ Иванова әзерләде.

    Камилә белән Илияне, аларның әти-әниләрен һәм остазларын бу зур казанышлары белән котлыйбыз! Без сезнең белән горурланабыз. Шулай тотарга!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International