Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Яр Чаллы территориаль органының кулланучылар хокукларын яклауның кайнар линиясе телефонына түбәндәге сорау белән мөрәҗәгать итте:
- Сәүдә объектларының берсендә электр иттарткычы сатып алдым, тик бер атнадан ул эшләми башлады. Мин сатучыга мөрәҗәгать иттем һәм акчаны кире кайтару таләбе турында гариза яздым. Гаризаны кабул иттеләр, иттарттыргычны экспертиза үткәрү өчен алдылар. Егерме көннән соң миңа шалтыратып, иттарттыргычы ремонтланган, дип әйттеләр, мин аны ала алам. Әгәр дә төзексезлек булмаса, мин товар өчен акчаны кире кайтаруны таләп итә аламмы?
Кулланучыга түбәндәге эчтәлектәге консультация бирелде:
- «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 18 статьясы нигезендә, сатучыга түгел, ә кулланучыга нинди таләп куюын сайлау хокукы бар. Сатучы (җитештерүче, импортер һ. б.) бары тик кулланучы белдергән таләпне генә канәгатьләндерергә тиеш.
Шулай итеп, сатучының гамәлләре законсыз. Ул сатучының сайлау хокукын бозды. РФ ГК 309, 310 статьялары нигезендә йөкләмә шартлары һәм закон, башка хокукый актлар таләпләре нигезендә тиешенчә үтәлергә тиеш. Йөкләмәне үтәүдән берьяклы баш тарту һәм аның шартларын берьяклы үзгәртү, законда каралган очраклардан тыш, рөхсәт ителми.
Сатучы товарның кимчелекләрен үз белдеге белән юкка чыгарырга хокуклы түгел, ә түләнгән акчаны кире кайтару турындагы таләпне канәгатьләндерергә тиеш иде. Сатучының җитешсезлекләрне бетерү буенча берьяклы тәртиптә башкарылган гамәлләре, кулланучы ризалыгыннан башка, түләнгән сумманы кире кайтару турындагы таләпне суд тәртибендә күрсәтү хокукыннан мәхрүм итми.
Шулай ук кулланучы сатучыдан неустойка түләттерергә хокуклы, чөнки товар өчен түләнгән сумманыкире кайтару срогы (10 көн) сатучы тарафыннан бозылган.