Мамадыш районы прокуратурасы хезмәт хакын индексацияләү турында аңлата.
Хезмәт хакын индексацияләү эш бирүченең теләге түгел, ул аның бурычы.
Хезмәткәрнең хезмәт хакын индексацияләү хокукы эш бирүченең ихтыярына бәйле түгел, ул эшчеләрне закон белән каралган хезмәт хакының реаль күләмен арттыру гарантиясеннән мәхрүм итәргә һәм индексация тәртибен билгеләүдән качарга хокуклы түгел (РФ Хезмәт кодексының 130, 134 статьялары).
Эш бирүче, эчке локаль актларда һәм хезмәт килешүендә каралмаган булса да, кулланучылар бәяләре арту сәбәпле, хезмәткәрләрнең хезмәт хакын индексацияләргә тиеш.