"Күрше " - халыкка, командаларга һәм оешмаларга бөтен Татарстан буенча ачык һавада чаралар уздырырга ярдәм итә торган фестиваль. Бу очрашулар, мастер-класслар, спектакльләр, музыкаль проектлар, күргәзмәләр, локаль маршрутлар һәм башка инициативалар булырга мөмкин, алар кешеләрне җыя һәм тирә-юньдәге тормышны кызыклырак итә.
Фестивальгә зур кызыксыну аркасында һәм катнашучылар үтенече буенча оештыру комитеты гаризалар кабул итүне озайтты. Гариза бирү кампаниясе 31 май, 23:59 тәмамланачак.
Соңгы көнгә калдырмагыз: заявканы эшләп бетерегез, документларны тикшерегез һәм проектны куршефест.рф сайтына җибәрегез.