2026 елның 1 мартыннан Россиядә Сосновский балтырганына каршы көрәшнең катгый кагыйдәләре үз көченә керде. Хәзер бу җирнең һәр хуҗасының законлы бурычы.
Бу бөтен категориягә дә кагыла: дачниклар, шәхси йортлар һәм коммерция оешмалары хуҗаларына.
Сез бу участокта яшисезме, әллә ул ташландык хәлдә торамы – балтырган үскән икән, Сезгә җавап бирергә туры киләчәк.
Борщевикны ничек җиңәргә?
1. Үсемлекне тамыры белән бергә, җәйне дә көтмичә, хәзер үк чабып атыгыз.
2. Көрәшнең иң нәтиҗәле ысулы-гербицидлар, аларны катгый рәвештә инструкция буенча кулланырга кирәк.
3. Борщевикны алганнан соң, аның урынына куе үлән яки алмаштыргыч культуралар чәчегез.
Әгәр хуҗасыз җирдә, юл буенда зур борщевик үсентеләре тапсагыз яки аны үзегез генә җиңеп чыга алмасагыз, бу хакта Мамадыш шәһәре Башкарма комитетына яки авыл җирлеге башлыгына хәбәр итегез. Үсү урынының төгәл адресын яки геолокациясен күрсәтегез.
Исегездә тотыгыз: чиста участок - ул сезнең гаиләгезнең иминлеге һәм табигать турында кайгырту.