18-21 май көннәрендә Саратовта IV Бөтенроссия һәвәскәр курчак театрлары фестивале узды. Районыбыз һәм бөтен Татарстан данын район мәдәният йортының халык курчак театры яклады (җитәкчесе-Инсаф Мәсләви улы Гасыймов).
Жюри хөкеменә «Чын рус аюы»спектакле тәкъдим ителде. Нәтиҗә - өч абруйлы бүләк:
III дәрәҗә лауреат исеме
"Хәрби-патриотик теманы ачкан өчен" диплом
«Шәфкать туташы ролен иң оста итеп башкарган өчен» (актриса Алина Егорова) диплом
Инсаф Маславиевичны һәм бөтен труппаны котлыйбыз! Сез Мамадыш районын бөтенроссия дәрәҗәсендә лаеклы тәкъдим иттегез. Яңа иҗади җиңүләр һәм рәхмәтле тамашачылар телибез.