Яңа уку елыннан югары сыйныф укучылары тарихны махсус хәрби операция һәм Россия составына яңа субъектларның керүе турында материаллар булган яңа дәреслекләр буенча өйрәнәчәк. Бу хакта кичә Мамадыш районы педагогик хезмәткәрләренең август конференциясендә Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев хәбәр итте. Чара башланыр алдыннан делегация остаз һәм укучы тандемының казанышларын ачык итеп күрсәтүче күргәзмә белән танышты. Узган сезонда мәгариф системасы эшчәнлегендәге нәтиҗәләр буенча Илдус Габдрахманов чыгыш ясады, БДИ нәтиҗәләре яңгырады. Быел да алар уртача республика күрсәткечләреннән югарырак булып чыкты. Мәгариф бүлеге башлыгы хезмәттәшләренә ирешкәннәр уңышларда тукталмаска, спорт девизы кебек: алаг таба яхшыртырга, ныгытырга, көчәйтергә киңәш итте.
Мәгариф җитәкчесе сәләтле балалар белән эшләү темасына аерым тукталып узды. «Сәләтле балалар»муниципаль проектын дәвам итү, аның буенча эшләүнең кирәклегенә басым ясады.
Узган ел 6 укучы йомгаклау этабында, 23 Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында призер булды. 99 яшь мамадышлы-республика олимпиадаларында җиңүче һәм призер, 5 кеше татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадада җиңүче һәм призер, 1 кеше туган телдә белем алучы мәктәп укучылары арасында рус теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадада призер дип танылган.
Укытучылар мәктәпкәчә, профильле һәм өстәмә белем бирү турында фикер алыштылар, укытучы һәм остаз роленең әһәмияте турында сөйләштеләр. Станислав Андреев Безнең Мәгариф системасы хезмәткәрләрен зур һәм бик көчле армия дип атады, һәм бу юкка түгел.
- Россиягә каршы алып барылган мәгълүмати көрәш шартларында без балаларыбызның үз иле турында хакыйкатькә хокукын якларга тиешбез, Россия тарихы бозылмасын өчен барысын да эшләргә тиешбез. Укытучы балада белемгә омтылуны гына түгел, ә Ватанга мәхәббәтне дә тәрбияләргә тиеш, - дип билгеләп үтте ул үзенең чыгышында.
Патриотик тәрбиягә күп кенә муниципаль инициативалар юнәлдерелгән. Мәсәлән, «Тормыш дәресләре» проектын гына алыйк. Ул безнең райныбызның мөмкинлекләре белән таныштырыга, илебезгнең һәм төбәгебезнең уңышлары, мөмкинлекләре белән таныштырырыга тиеш. Укучылар белән райныбыз колледжына, предприятиеләренә экскурсияләр оештырырыга кирәклеег ассызыкланды бүгенге киңәшмәдә.