Көннәр җылынды, Шунлыктан Мамадыш муниципаль районында җылыту сезоны тәмамлана. Бүген Башкарма комитет җитәкчесе Олег Павлов районда 2022-2023 елгы җылыту сезонын тәмамлау турындагы карарга кул куйды. Документ нигезендә җылылык бирү 2023 елның 26 апрелендә туктатылачак.
Үз балансында котельнаялары һәм торак-коммуналь, социаль-көнкүреш билгеләнешендәге объектлары булган предприятие һәм оешма җитәкчеләренә, объектларны техник эксплуатацияләүнең гамәлдәге кагыйдәләренә һәм нормаларына ярашлы рәвештә, җылыту сезоны тәмамлануга бәйле чараларны үтәргә кирәк.