ЯҢАЛЫКЛАР


29
июнь, 2018 ел
җомга

Россия Хөкүмәте эшләүче пенсионерлар пенсияләрен индексацияләү яңа пенсия реформасы кысаларында  максатка туры килми дип исәпли. Бу хакта Россиянең беренче вице-премьеры, финанс министры Антон Силуановка сылтама белән, ТАСС хәбәр итә.

Татарстанда актив рәвештә терлек азыгы әзерләү эшләре бара. Кайбер районнарда күпьеллык үләннәрне беренче кат чаптыруны төгәлләдедәр. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

 

Россия Хөкүмәте күрсәтмәсе буенча, мәгълүмат таратуны оештыручылар текстлы, тавышлы мәгълүматны, рәсем, видео һәм башка электрон хәбәрләрне саклаячак.

Сайлап алу бәйгесендә катнашу өчен, мәгариф оешмаларыннан 129 гариза тапшырылган.

Эшләүче яшьләр иҗатының “Наше время – Безнең заман” республика фестивале Татарстанда Республика Президенты булышлыгы белән 2013 елдан бирле уздырыла. Фестиваль дәүләтнең социаль-әһәмиятле проекты булып тора һәм коммерция максатларын күздә тотмый.

19-25 июньдә Чулман яр буенда урнашкан «Йолдызлы десант» палаткалы лагерының 1нче сменасы узды.

Татарстанда алдагы көннәрдә 33 градус җылы булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Керәшен чибәре-2018» бәйгесендә катнашучылардан заявкалар кабул итү тәмамлынды. Конкурс 14 июль көнне Мамадыш районы Җөри авылында — Питрау бәйрәме кысаларында үткәреләчәк. Бу хакта «Нократ» газетасы хәбәр итә.

2018 елның 22 -29 июль көннәрендә Болгарда VI мөселман яшьләре форумы узачак. Ел саен уздырыла торган массакүләм җыелышта 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшь мөселманнар катнашачак. Форумның махсус кунагы — галим, остаз Әбү Али Әл-Әшгари. Форум көннәрендә катнашучыларны Ислам, шулай хәдис белеме, гакыйдә, фикһ буенча дәресләр көтә.

Татарстанда «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантына конкурс үткәрелде. Конкурста 82 балалар бакчасы катнашты. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International