Татарстанда «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантына конкурс үткәрелде. Конкурста 82 балалар бакчасы катнашты. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Нәтиҗәләр буенча, Татарстанда мәктәпкәчә югары сыйфатлы билингваль белем бирә торган иң яхшы 30 балалар бакчасы сайлап алынган. Аларның һәркайсына 500әр мең сум күләмендә грант биреләчәк.
Грант откан балалар бакчалары исемлеге белән министрлык сайтында танышырга мөмкин, дип яза «Татар-информ».
Проектның максаты — Татарстан Республикасы дәүләт телләрен популярлаштыру, мәктәпкәчә билингваль белем бирү буенча балалар бакчаларының эш тәҗрибәсен тарату.