19-25 июньдә Чулман яр буенда урнашкан «Йолдызлы десант» палаткалы лагерының 1нче сменасы узды.
Бу сменада Мамадыш төбәгенә якташларыбыздан тыш, Мамадыш, Түбән Кама, Менделеевск, Алабуга һәм Кукмара үсмерләре килде. Нигездә бу опекун, аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрдән балалары, шулай ук «авыр яшүсмерләр».
Смена программасында – отрядлар арасында интеллектуаль, спорт, логик уеннар.