Татарстанда алдагы көннәрдә 33 градус җылы булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
29 июньдә алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшем фаразланмый. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк. Төнлә +11.+16˚, көндез +24.+29˚ градус җылы булачак.
30 июньдә явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава көтелә. Җил төньяк-көнчыгыштан, уртача тизлектә исәчәк. Төнлә +12.+17˚, көндез +26.+31˚ булыра дип фаразлана.
1 июльдә синоптиклар шулай ук явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава торышы вәгъдә итә. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан исәчәк. Төнлә +14.+19˚, көндез +28.+33˚. җылы булачак.