Татарстанда актив рәвештә терлек азыгы әзерләү эшләре бара. Кайбер районнарда күпьеллык үләннәрне беренче кат чаптыруны төгәлләдедәр. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Болар – Әтнә, Зәй, Алексеевски, Ютазы муниципаль районнары.
"Үләннәр хәзер барлык урында да өлгергән һәм чаптыру срокларын сузу әзерләнә торган азыкның сыйфатын начарайтуга китерәчәк. Мәсәлән, кузаклы үләннәрдә 1 кг коры матдәдә каротин чәчәккә бөреләнү чорында 188 мг/кг булса, чәчәк ата башлаган чорда 112 мг/кг гына кала (40%ка диярлек кими). Димәк, югары аксымлы, сыйфатлы азык җыю өчен иң уңайлы вакыт - бөреләнү чорында", диелгән әлеге хәбәрдә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы әзерләнә торган азыкның сыйфатын катгый рәвештә ветеринария лабораторияләрендә тикшерергә йөкли.
Шулай ук, беренче кат чаптырып алганнан соң, күпьеллык үләннәрне тукландырырга тәкъдим ителә. Беренче кат чаптырылган азыкны вакытында җыеп алып, икенче катка тукландыру – сыйфатлы, туклыклы азык әзерләүгә гарантия, дип исәпли авыл хуҗалыгы белгечләре.