Ярминкәгә рәхим итегез!

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

Мамадышлыларның күп санлы соравы буенча бу шимбәдә, 18нче сентябрьдә, шәһәребездә беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. РайПО, шәхси эшмәкәр “Мотыйгуллин“, Мамадыш сыр заводы, Мамадыш урман хуҗалыгы һ.б. оешмалар шәһәр халкына продукциянең киң ассортиментын тәкъдим итәчәк. Муниципаль район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге тарафыннан әзерләнгән график буенча, ярминкәләр сезоны март ахырына кадәр дәвам итәчәк. Соңгысы 20нче мартка планлаштырылган. Район җитәкчелеге, элеккегечә үк, товарларның сыйфатын җентекләп контрольдә тотачак, ассортиментның саклануын күзәтеп торачак. Тагын бер документта яшелчә, сөт һәм ит продуктларының фермерлар һәм эшмәкәрләр өчен тәкъдим ителгән махсус бәяләре язылган. Ярминкә 7.00 сәгатьтә башлана. Үзәк мәйданга рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International