«Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында районда шахмат зоналары ачу дәвам итә.

2021 елның 2 апреле, җомга

«Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында районда шахмат зоналары ачу дәвам итә. Бүген Мамадыш шәһәренең 4 нче урта мәктәбендә шахмат зонасын ачу тантанасы булды.

Шахмат җиһазлары алуда ТР Дәүләт Советының "Бердәм Россия" партиясе депутаты Марат Галиев һәм Красная Горка авыл җирлеге Советы депутаты Артем Рыжков ярдәм итте.

Шахмат зонасын ачу тантанасында балаларны һәм укытучыларны мәгариф бүлеге башлыгы Илдус Габдрахманов сәламләде. Ул катнашучыларны истәлекле вакыйга белән котлады һәм шахмат зонасы балалрга белемнәрен арттырыга ярдәм итәчәк, дип билгеләп үтте.

Чараның хөрмәтле кунагы Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллинның ярдәмчесе Раил Шәмсетдинов булды. Ул укучыларга уңышлар, нык сәламәтлек, җиңүгә омтылышлар теләде.

Мәктәп директоры һәм укучылар депутатларга һәм спонсорларга күрсәтелгән ярдәмнәре, бүләкләр өчен рәхмәт әйттеләр. Соңыннан шахмат турниры булды, җиңүчеләргә «Бердәм РОССИЯ»партиясенең җирле бүлекчәсе исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International