Түбән Сон мәктәбендә шахмат зонасы ачылу тантанасы узды

2021 елның 2 апреле, җомга

Түбән Сон мәктәбендә илкүләм проектларны тормышка ашыру мәсьәләләре буенча «Бердәм Россия» комиссиясе проектын тормышка ашыру кысаларында шахмат зонасы ачылды. Проект республиканың барлык мәктәпләрендә дә уен шахмат зоналары булдыруны күздә тота. Районда бу эшне партиянең җирле бүлекчәсе алып бара.

Бүген проектка Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин да кушылды. Ул мәктәп шахмат секциясе өчен 3 шахмат җыелмасы сатып алды.

Шахмат зонасын ачу тантанасында Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Муса Хуҗаҗанов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллинның ярдәмчесе Раил Шәмсетдинов, Түбән Сон авыл җирлеге башлыгы Равил Гафиятуллин катнашты.

"Шахмат уены баланың акыл үсешенә ярдәм итә. Без барыбыз да балаларыбызның файдалы, үсеш алучы, гаджетларны һәм компьютер уеннарын онытсыннар дип тырышабыз», - дип билгеләп үтте Раил Шәмсетдинов үзенең  чыгышында.

Шахмат зонасын ачу тантанасыннан соң шахмат турниры булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International