Бүген «Экология» – балалар карашы республика конкурсына йомгак ясалды

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

Татарстан мәктәпләре, лицейлар, гимназияләр һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре укучылары һәм педагоглары «Экология „—балалар карашы“ илкүләм проекты конкурсында катнаштылар. Бүген Казанда видеоэлемтә режимында аңа нәтиҗә ясалды. Конкурс 2020 елның 1 сентябрендә алты номинация буенча старт алды: «Су — яшәү чыганагы», «бөек ана — Идел», «Татарстанның яшел йөрәге», «без — чиста Татарстан өчен», «Эко-утильләштерү» һәм «Чиста ярлар». 1-5 нче сыйныф укучылары рәсемнәр җибәрделәр, 6-11 нче сыйныф укучылары практик-юнәлешле проектлар әзерләделәр. Конкурска Татарстаннан барлыгы 1500 эш җибәрелгән, аларның 170 е республика дәрәҗәсенә узган.

«Татарстанның яшел йөрәге» номинациясендә тамашачылар симпатиясе призына «Мамадыш интернат-мәктәбе» нең 3 сыйныф укучысы Даниил Ушатиков лаек булды. Диплом һәм махсус призны педагог Елена Максимовага Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Муса Хуҗаҗанов тапшырды.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстанда иң яхшы эшләрнең онлайн-күргәзмәсе оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International