Елгаларда һәм күлләрдә юка боз куярга да өлгермәде,аңа кышкы балык тотарга яратучылар омтылды. Күп кенә һәвәскәр балыкчылар, боз астына бер төшеп китсәләр дә, яңадан баралар... чираттагы уңыш та, мондый үз-үзеңә ышаныч та төзәлмәслек фаҗигаләргә генә китерә. Кешегә салкын суда 15 минут тору да җитә һәм барысы да күңелсез тәмамланырга мөмкин.
Балыкчыларның ярдан ерак китүе, киләсе адым өчен җәяүлеләр юлы салуы, тагын да күңелсезрәк булырга мөмкин. Бигрәк тә елга агымына егылу куркыныч, чөнки боз астына башы белән кергән очракта, аннан берәү дә чыга алмый.
Нәтиҗәдә, ел саен кешеләр бата. Исерекләр дә, аеклар да бата.
Шуңа да һәвәскәр балыкчыларга елгаларда, сулыкларда балык тотудан тыелып торырга киңәш итәбез. Балык тотарга яратучыларга исә түбәндәге кагыйдәләрне истә тоту мәслихәт. Беренчедән, елгадагы бозга басар алдыннан аның ныклыгын тикшереп карарга кирәк. Бозның калынлыгы 10 сантиметрдан да ким булмаган вакытта гына ул бер кеше авырлыгын күтәреп тора алачак. Боз өстендәге җәяүле кичүнең калынлыгы 15 см.дан да ким булмаска тиеш. Хоккей уйнау өчен дә сулыклардагы бозның калынлыгы 15 см.дан ким булмаска тиеш. Әгәр дә инде сезгә елга аша боз өстеннән чыгарга туры килә икән, бозга керер алдыннан үзегез белән озын таяк алыгыз. Бу сезгә алдагы сукмактагы бозның ныклыгын тикшереп карарга ярдәм итәчәк. Әгәр боз өстендә су күренсә, кичекмәстән кире килгән юлыгыздан ярга чыгыгыз. Чөнки бозлык өстендә су булу ул бозның ярылуын күрсәтә. Томан, көчле кар яуганда, буран булганда, шулай ук, төнлә боз өстенө керергө ярамый. Ә инде балык тотарга яратучылар бәке тишкәндә, аларны бер-берсенә янәшә урыннарда тишмәскә тиешләр. Шулай ук, бер урында берничә кеше җыелып торудан да сакланырга кирәк.
Барлык кагыйдәләрне төгәл үтәгән очракта да боз кинәт ватылып китә икән, паникага бирелмәскә, өстегездәге авыр әйберләрне, сумкаларны читкә ташларга, су өстендә торырга тырышырга һәм ярдәмгә чакырырга кирәк. Боз кырыена кулларыгызны киң итеп җәеп куеп тотынырга һәм аяк киемен салырга тырышырга кирәк, чөнки аяк киеме эченә су җыелып ул сезне су астына тарта башлаячак. Үзегез тотынган бозның кырыен ватмаска тырышып кына күкрәгегез белән бозга терәлеп, башлап бер аягыгызны, аннан соң әкренләп кенә икенче аягыгызны боз өстенә күтәрергә тырышырга. Башны һәрвакыт су өстендә тотарга һәм мөмкин кадәр көчле тавыш белән ярдәмгә чакырырга онытмаска.
Әлеге гади генә булган куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү, тормышыгызны саклап калуда ярдәм итәчәген онытмасагыз иде.
Хөрмәтле ата-аналар!
Ел саен көзге-кышкы чорда су объектларында кешеләр үлә, аларның 17% тан артыгы - балалар. Балага боздагы уеннарның куркыныч күңел ачу икәнлеген аңлатырга кирәк. Балаларга авыр бозга чыгу куркынычы турында сөйләргә, Баланың буш вакытларын кайда үткәрүе, балаларның көзге-кышкы чорда сулыкларда өлкәннәрсез булуына юл куймаска кирәк.
Балаларның үз-үзен тотышы, гади куркынычсызлык кагыйдәләрен белмәү һәм үтәмәү-күңелсез һәм фаҗигале нәтиҗәләрнең беренче сәбәбе.
Мамадыш муниципаль районында 30 патруль төркеме булдырылды, алар район сулыкларында кешеләрнең иминлеген күзәтәләр. Шулай ук районның административ комиссиясе эшли. 2020 елның 18 ноябренә 3.10 ст. буенча 1 беркетмә төзелде. ТР КоАП 3.6.
5 нче ЗПСО коткаручылары