Анатолий Иванов авыл җирлекләре башлыкларына: "Кешеләргә йорт терлекләрен үрчетү һәм яшелчә бакчаларында эшләү мөмкинлеген тәэмин итегез"

2020 елның 10 апреле, җомга

Иткә ихтыяҗны өйрәнергә һәм кирәк була калса, авыл территорияләрен тәэмин итәргә кирәк - шундый бурычны Анатолий Иванов авыл җирлекләре башлыклары алдына куйды.

- Урыннарда фермерлык алга киткән, халык терлекчелек продуктларына мохтаҗ булмаска да мөмкин, әмма килеп туган шартларда без кешеләрнең барлык ихтыяҗларын белергә тиеш, - дип ассызыклады район башлыгы. Моннан тыш, Анатолий Иванов орлык һәм үсентеләр белән булган хәлне өйрәнергә кушты. Йорт кошларын үрчетергә теләгән авыл халкы аны китерү өчен кирәкле контактлар белән тәэмин ителергә тиеш.

- Эш үзәкләштерелгән рәвештә оештырылырга тиеш, кешеләргә каядыр барырга, эзләргә туры килмәсен.    Чикләү чаралары кешеләрне үз планнарыннан һәм гадәти көнкүрештән баш тартырга мәҗбүр итмәскә тиеш, - дип билгеләде җитәкчелек.

Район башлыгы район халкына вакытлыча бакчаларга бүлеп бирү мөмкинлеген карп тикшерергә, өйрәнергә кирәклегенә  дә тукталды.

Халыкта үзен - үзе туйдыруның өстәмә ысуллары барлыкка килергә тиеш. Мәсәлән, Красногорка авыл җирлегендә  эшкәртергә һәм яшелчә үстерергә теләүчеләргә тапшыра алырлык яхшы җирләр бар, - диде Анатолий Иванов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International