Җиңү көне алдыннан без Мамадыш районы ветераннары турында язмалар циклын башлыйбыз.

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңү көне бәйрәме якынлаша. Ул 1418 көн һәм төн дәвам иткән. Бу фаҗига кагылмаган бер генә гаилә дә калмагандыр. Мамадыш муниципаль районыннан фронтка 16 меңнән артык кеше киткән. Шуларның 8,5 меңнән артыгы яу кырында мәңгелеккә ятып калган. Еллар һәм дистә еллар уза, әмма сугыш чоры халкының батырлыгы элеккечә безнең йөрәкләрдә яши һәм буыннар хәтерендә мәңгелеккә калачак.

Бүген Мамадыш муниципаль районында Бөек Ватан сугышында катнашкан 16 кеше, 598 тыл хезмәтчәне һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары, блокадалы Ленинградта яшәүче бер ветеран, немец концлагерьларының бөтен авырлыгын кичергән 1 бала яши.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын без Ватаныбыз өчен фашист Германиясенә каршы сугышкан ата-бабаларыбызны тирән хөрмәт белән искә алабыз.

Бу куркыныч вакыйгаларда катнашучылар  елдан-ел кими бара. Безгә-хәзерге буынга 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы тарихын онытмаска һәм киләчәк буынга тапшырырга,  бу еллар турында сөйләргә кирәк.

Җиңүнең 70 еллыгында уникаль китап дөнья күрде. "Аларның исемнәре-Җиңү байрагында» проектын «Татмедиа» АҖ филиалы «Мамадыш-информ» 2015 елда әзерләгән иде. Бөек Җиңү алдыннан без әлеге китаптан язмалар циклын башлыйбыз - "Вконтакте"социаль челтәрендәге ветераннар һәм аларның батырлыклары турында һәр көнне сөйләячәкбез.

 

Барлык материаллар да #Ихименазнаменипобеды хештегы астында берләштереләчәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International