Мамадыш гаиләсе татар эстрадасы артистлары белән бергә чыгыш ясаячак.

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

25 февраль көнне Мамадышта «Әниләр Һәм бәбиләр» фестивале узачак. Бу проектта татар эстрадасының 5 иҗади гаиләсе катнаша. Лилия Муллагалиева, Гөлназ Шәрипҗанова, Айгөл Шәйхетдинова, Замирә Рәҗәпова һәм Гүзәл Идрисова катнашындагы Программа бу!. Әлеге проектның уникальлеге шунда , концертта артистлар үзләренең гаиләләре, тормыш иптәшләре һәм балалары белән бергә катнашачаклар. Моннан тыш программага Мамадыш районының  күп балалы гаиләсе Баязитовлар да катнашачак. «Театр династиясе»республика фестивалендә безнең районыбызны лаеклы тәкъдим иткән гаилә бу. Фестиваль «Нык гаилә»федераль проекты кысаларында уза.

Бу чын гаилә бәйрәме булачак. Исегезгә төшерәбез, ул 25 февральдә район мәдәният йортында узачак. Билетлар инде сатуда, РДК кассасында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International