Аферистларның катлаулы һәм иң еш кулланыла торган схемалары турында.
Россиялеләр ярты ел эчендә мошеннникларга 9 млрд сум акчаларын биргәннәр. Мондый мәгълүматларны Хөкүмәт Йортында узган брифингта китерделәр. Татарстанда ел башыннан бирле 25 000 айти-җинаять теркәлгән, шуларның яртысы — дистанцион урлау. Узган ел эчендә кибермошенниклар Россиялеләрдән 16 миллиард сум урлаганнар, быелның тугыз аенда — 9 миллиард сум. Татарстан, икътисадый яктан алга киткән регион буларак, мошенниклар арасында популяр. Ел башыннан 25 000 айти-җинаять, шуларның яртысы-дистанцион урлау. "Күләм җитди, һәм үсеш яхшы, әмма тулаем алганда ул нәкъ менә җинаять төрләренең үсеше белән бәйле — бу компьютер мәгълүматларына хокуксыз керү мөмкинлеге. Ягъни мондый шалтыратуларның төп максаты — кешенең шәхси мәгълъматларына ия булу.
Иртәгә, 16 октябрьдә Мамадышта дүртенче чакырылыш Мамадыш муниципаль районы Советының утыз бишенче утырышы була. Башлана 10.00 сәгатьтә. Үткәрү урыны: Мамадыш шәһәре, М.Җәлил ур., 23/33 йорт адресы буенча Совет һәм Башкарма комитетның утырышлар залы.
Ел башыннан 20 442 мең гаилә бала тугач бирелә торган пособие - бер тапкыр күрсәтелә торган ярдәм чарасы алды, аны Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге ата-аналарның берсенә бирә. Әлеге төр түләүне финанслауга барлыгы 502 млн. сумнан артык акча юнәлдерелгән.
Район башлыгы Вадим Никитин «Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү»проекты кысаларында район эшмәкәрләре өчен оештырылган бизнес-интенсив өйрәтүдә катнашты. Проект 2014 елда Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов фәрманы буенча эшли башлады. Проектның инициаторы-бизнес-омбудсмен Тимур Нагуманов. Мамадышта аны "бизнес коррупциягә каршы" Үзәк сайлау комиссиясе башкарма директоры урынбасары Булат Бисеров, Татарстан Республикасы Башлыгы (рәисе) каршындагы эшмәкәрләрне яклау буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Евгений Безроднов, "Бизнес коррупциягә каршы" иҗтимагый процедуралар үзәге проектлары җитәкчесе, юридик затларның банкротлыгы буенча эксперт Динә Исхакова тәкъдим итте. Очрашу башында Мамадыш районы башлыгы проектның актуальлегенә басым ясады. Хәзер бизнес үзендә катлаулы вакыт кичерә, һәм бер үк вакытта үсеш һәм яңа идеяләр өчен киң мөмкинлекләр ача. Вадим Никитин эшмәкәрләр белән аларның финанс ярдәме яки хезмәт ресурслары белән ярдәм итүне таләп итәчәк яңа проектлары һәм планнары турында шәхсән фикер алышырга әзер булулары турында сөйләде. - Сез район өчен бик күп эш башкарасыз-төп эшчәнлектән тыш, гуманитар миссиягә, хәйрия инициативаларына, инфраструктура проектларына актив ярдәм итәсез. Сез-патриотлар. Һәм мин туган Мамадышны төзүче, иҗат итүче һәм аның файдасына тудыручы һәркемне чын күңелдән кадерлим, - дип ассызыклады спикер эшмәкәрлек бергәлегенә мөнәсәбәтен. Район башлыгы авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру исәбенә икътисадый базаны ныгытырга кирәклеген әйтте. Аерым алганда, ул агротуризмны мисалга китерде, анда районның берничә фермеры эшли инде. - Мондый проектлар авыл тормышын, тыныч һәм уңайлы маршрутларны популярлаштырырга мөмкинлек бирә, шәһәр агломерацияләрендә яшәүчеләр арасында аларга ихтыяҗ арта гына бара, - дип өстәде Вадим Никитин.
Дәүләт геодезия челтәре (ГГС), дәүләт нивелир һәм гравиметрия челтәре пунктларына, шулай ук махсус билгеләнештәге геодезия челтәрләренә зыян килгәндә хәбәр итүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керде. Мондый фактлар ачыкланган очракта хокук ияләре, шулай ук геодезия һәм картография эшләрен башкаручы затлар бу хакта Роскадастрга 15 календарь көн эчендә хәбәр итәргә тиеш. Элегрәк бу мәгълүмат Росреестрга бирелә иде.
Вадим Никитин Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышында катнашты. Ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миннеханов җитәкчелегндә узды.
Бүген Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты матбугат хезмәте Мамадыш шәһәренең Яшьләр үзәге һәм районыбыз мастерлары командасы белән берлектә Өлкәннәр декадасы кысаларында "Матурлык көне" оештырды. Район башкарма комитеты инициативасын социаль юнәлешле бизнес вәкилләре, артистлар һәм фотографлар да хуплады.
Чара «Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү» проекты кысаларында үткәрелә һәм муниципаль районның эшлекле җәмәгатьчелеге вәкилләренең үз хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча булган мөмкинлекләре турында хәбәрдарлыгын арттыруга, шулай ук интернет-сәүдә һәм логистиканы үстерүгә юнәлдерелгән. Бизнес-интенсивның өйрәтү модульләре кысаларында чакырылган экспертларның чыгышлары планлаштырылган:
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне «УСН түләүчеләре өчен НДС буенча яңа бурычлар һәм махсус салым режимнары буенча башка үзгәрешләр» темасына вебинарда катнашырга чакыра, ул 2024 елның 17 октябрендә 10.00 сәгатьтә узачак.
1 октябрьдә, Халыкара өлкәннәр көнендә, «Милли приоритетлар» АНО һәм Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан «Демография»илкүләм проекты буенча оештырылган өлкән буын өчен иң яхшы тәҗрибәләрне сайлап алуның яңа сезоны старт алды (Актив озын гомер – 2024).