2025 елның 20 ноябрендә «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясе рәисе Д.А. Медведевның үзәк, төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәләре һәм партиянең җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәләре «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә Бөтенроссия Бердәм бушлай юридик ярдәм күрсәтү көнен үткәрәләр.
Кабул итү вакыты:
08:00 – 09:30 Ежова Валентина Александровна
(РФ пенсия һәм социаль иминиятләштерү Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең Мамадыш районында клиент хезмәте җитәкчесе (бүлек хокукларында);
09:30 – 11:00 Саттаров Зөфәр Рәүф улы
(Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Мамадыш районында җәмәгать ярдәмчесе);
11:00 – 12:30 Хасанова Эльвира Хатиповна
(Мамадыш нотариаль округы нотариусы);
12:30 – 14:00 Мотыгуллина Зөһрә Зиннур кызы
«БТИ РТ» АҖнең Мамадыш бүлекчәсе җитәкчесе ;
14:00 – 15:30 Адвокат
Телефон аша алдан язылу һәм өстәмә мәгълүмат:
Сәлимова Лилия Юрис кызы (85563) 3-34-28