Безнең команда ТР муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча ярышларда өченче урынны алды.
11-12 ноябрьдә Саба районында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы уеннары узды. Финалга чыгу хокукы өчен 14 команда көч сынашты. Каты көрәш нәтиҗәләре буенча мамадышлылар өченче урын алды. Беренче урын Кукмара районы командасында, көмеш медаль иясе-Саба районы командасы.
Барлык җиңүчеләр һәм призерлар медальләр, грамоталар һәм кубоклар белән бүләкләнделәр. Коллегаларыбызны призлы урын алулары белән котлыйбыз!