Мамадыш районында яшьләр арасында хокук бозуларны һәм начар гадәтләрне профилактикалау эшен көчәйтәчәкләр

2025 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе

Кичә Мамадыш районында наркотикларга каршы  һәм хокук бозуларны профилактикалау комиссияләре утырышлары узды.

 Көн тәртибендә игътибар һәм уртак гамәлләр таләп итә торган  мөһим сораулар каралды. Яшь буын белән эшләү кирәклегенә басым ясалды. Комиссия әгъзалары яшүсмерләр белән профилактик эшне активлаштырырга кирәк дигән фикергә килделәр.

Төп максат-сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм зарарлы гадәтләрдән баш тарту. Кечкенәдән үк балаларга һәм яшьләргә спиртлы эчемлекләр куллануның һәм тәмәке тартуның куркыныч икәнлеген аңлатырга өйрәтү мөһим. Балаларыбыз сәламәт, актив һәм җаваплы булып үсәрлек шартлар тудырырга кирәк.

Утырышта яшьләр белән эшләүдән тыш, хокук бозуларны профилактикалау чаралары да каралды. Мамадыш районында иминлек һәм хокук тәртибенә, профилактик чаралар үткәрүгә  зур игътибар бирелә.

Профилактика органнары бергәләп төрле хокук бозуларны ачыклау һәм булдырмау эшен дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International