Өй шартларында коронавирус йогышын профилактикалау турында

2022 елның 3 феврале, пәнҗешәмбе

Өй шартларында коронавирус йогышын профилактикалау өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:

 Кулларны юабыз.

Барлык җəмəгать урыннарында, транспортта булганнан соң, ишек тоткаларына, акчага, оргтехникага тотынганнан соң, ашау һəм ашарга əзерлəү алдыннан кулларыгызны юыгыз.

Су һəм сабын белəн юыну мөмкинлеге булмаганда дезинфекция чаралары яки бер тапкыр кулланыла торган дымлы салфеткалар белән сөртергә кирəк.

Битегезгə һəм күзлəрегезгə юылмаган куллар белəн кагылмагыз.

Уртак сөлгелəрдəн файдаланмагыз.

Өстəл, урындыклар, ишек тоткалары, гаджетлар, клавиатура, мониторлар, портфельлəр, сумкалар өслеклəрен вируслардан арындыру өчен, аларны көнкүреш юу чаралары (мəсəлəн, сабын эретмəсе) кулланып дезинфекциялəгез.

Эштəге һəм өйдəге бүлмəлəрне еш җиллəтегез, дымлы җыештыру үткəрегез.

 Гомуми гигиенаны саклыйбыз.

Көн саен душ кабул итегез, чəчлəрегезне юыгыз.

Шома прическаларга өстенлек бирегез (еш кына элəктерелмəгəн чəч биткə төшеп, йогышлану куркынычын арттыра).

Көн дəвамында 3-4 тапкыр битегезне һəм борын юлларын су белəн юыгыз.

Исəнлəшкəндə кул бирешүдəн, үбешүдəн һəм кочаклашудан чиклəнегез.

 Сулыш органнарын медицина битлеге ярдәмендә саклыйбыз.

Медицина битлеклəре кешелəр күплəп җыела торган урыннарда, җəмəгать транспортында барганда, көчле респиратор вирус йогышлары белəн авыручыларны караганда һəм алар белəн аралашканда кулланыла.

Үзеңне зарарланудан саклау өчен битлекне дөрес кияргə кирəк:

— битлек ныклап беркетелергə, аралар калдырылмыйча, авызны һəм борынны тыгызлап ябарга тиеш;

— битлеклəрне ике сəгать саен алыштырырга кирəк;

— битлекне салганда аның тышкы ягына куллар белəн кагылмаска тырышыгыз;

— бер тапкыр кулланыла торган битлекне кабат кулланмагыз.

Авырган кешене караган очракта, аның белəн элемтəдə булганнан соң битлекне кичекмəстəн салырга һəм кулларны яхшылап юарга кирəк.

Төчкергəндə һəм йөткергəндə кулланылган тукыма борын яулыгын шунда ук алыштырырга, көн саен юарга һəм ике яклап үтүклəргə кирəк. Мөмкин булган очракта, кəгазь борын кулъяулыкларын куллану киңəш ителə.

Дымлы җыештыру, зур булмаган, еш пычрана торган өслекләрне, кулларны һәм җилләтүдән тыш, санап үтелгән объектларны дезинфекцияләргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International