Мамадыш иң яхшы Яңа ел бизәлеше республика конкурсында җиңүче дип табылды

2022 елның 7 феврале, дүшәмбе

Мамадыш иң яхшы Яңа ел бизәлеше республика конкурсында җиңүче дип табылды.

Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр һәм оешмалар арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәмчә бизәүгә республика конкурсына йомгак ясалды.

Конкурс 2021 елның 15 декабреннән 2022 елның 15 гыйнварына кадәр үткәрелде. Эшче комиссия тарафыннан Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр һәм оешмалар арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәмчә бизәүгә үткәрелгән республика конкурсында 16 җиңүче һәм 32 призер билгеләнде.

«Үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү һәм төньяк-көнчыгыш төркем буенча Татарстан Республикасы муниципаль районнарында яңа ел чараларын уздыру " номинациясендә»:

1 урын-Мамадыш муниципаль районы

2 урын-Менделеевск муниципаль районы

3 урын-Кукмара муниципаль районы

«Үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү»номинациясендә биш зона төркеме (район үзәкләреннән тыш) буенча җирлекләрдә Яңа ел чараларын уздыру " номинациясендә:

1 урынга Мамадыш муниципаль районының Красная Горка авыл җирлеге лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International