ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген район активы РФ Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон белән очрашты. Очрашудан соң И.с. Вольфсон район башлыгы Анатолий Иванов белән берлектә гражданнарны кабул иттеләр. Мондый аралашу форматы халык мөрәҗәгатьләренә мөмкин кадәр тиз арада реакция белдерергә мөмкинлек бирә.

3 мартта көннең беренче яртысында, 2022 елның 4 мартында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда - төнлә һәм 3 мартта көндез).

Быел Мамадыш районында «Безнең ишегалды»программасы буенча 12 яңа уңайлы ишегалды барлыкка киләчәк.


2
март, 2022 ел
чәршәмбе

2 мартта көннең беренче яртысында, 2022 елның 3 мартында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда - төнлә һәм 3 мартта көндез).

1 март көнне Мамадыш районының Шәдче мәдәният йорты капиталь ремонттан соң үзенең ишекләрен ачты.

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, рәсми булмаган эшкә урнашу һәм «соры» хезмәт хакы - киләчәктә кечкенә пенсиянең төп сәбәбе булачак. Хәзерге вакытта гражданинның булачак пенсиясенең нигезе-эш бирүченең мәҗбүри пенсия иминиятенә кертемнәре. РПФ взнослар исәпләнә һәм бары рәсми хезмәткә түләү фондыннан гына түләнә.


1
март, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 02 мартында 09.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр «Мамадыш» совхозы поселогында Тынычлык, 9 «а» һәм Мәктәп ур., 14 «в» адреслары буенча су белән тәэмин итү вакытлыча туктатылачак.

Бәйрәм уңаеннан мамадышлыларга сувенирлар, камыр ризыклары, кайнар чәй тәкъдим иттеләр. Ә бәйрәмнең төп бизәкләренең берсе булган коймакка сорау аеруча зур иде.

«Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы федераль бюджеттан финанслана торган авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә грантлар бирү буенча конкурс нигезендә сайлап алу өчен гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә. Үз чиратында, «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ әлеге грант буенча мәгълүмат - консультация ярдәме күрсәтергә әзер. Сораулар буенча: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеевская ур., 36 йорт 113-115 нче кабинет.

2022 елның 01 мартында 09.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Кызыл Тау авылында су белән тәэмин итү вакытлыча туктатылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International