Шәдчедә Мәдәният йорты ачылды

2022 елның 2 марты, чәршәмбе

1 март көнне Мамадыш районының Шәдче мәдәният йорты капиталь ремонттан соң үзенең ишекләрен ачты.

Тантаналы чарада Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, авыл җирлеге башлыгы Валерий Шрыков, авыл мәдәният йорты директоры Илдар Вәлиев катнаштылар.

Шәдче авыл җирлеге башлыгы әлеге объектта эшләүчеләргә рәхмәт белдерде.

Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов билгеләп үткәнчә, авыл халкы бик дустанә, актив, даими рәвештә бәйрәмнәр оештыралар.

Исегезгә төшерәбез, ремонт эшләре 2021 елда «Мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау» программасы буенча башланган иде. Объектта бик күп эш башкарылды: түбә, идәннәрне алыштырдылар һәм башка бик күп ремонт эшләре башкарылды. Әлеге объектта «Мамадышстрой " ЯАҖ хезмәткәрләре эшләде.

Зур тамаша залы, костюмнар бирү бүлмәсе, кабул итү бүлмәсе, китапханә, хезмәт бүлмәләре, ике санузел, шуларның берсе мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен ремонтланды.

Объектны ачу тантанасы ахырында реконструкцияләүгә өлеш керткәннәрне бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International