Мамадышлыларны, кунакларны Май чабу бәйрәменә чакырабыз!

2022 елның 1 марты, сишәмбе

Хөрмәтле кунаклар һәм Мамадыш районы халкы! Сезне 5 март көнне 7.00 сәгатьтә авыл хуҗалыгы ярминкәсенә, ә 10.00 сәгатьтә «Масленица " халык күңел ачуларына чакырабыз!

Бу көнне Үзәк урамда сәүдә палаткалары эшлиячәк. Шәһәр халкына үз продукцияләрен Красногорка икътисадый зонасы хезмәтчәннәре тәкъдим итәчәк.

Сезне күңелле, кызыклы конкурслар, җырлар һәм халык уеннары программасы һәм, әлбәттә инде, тәмле коймаклар көтә.

Кунакларга борынгы бәйрәмне ничек билгеләп үтүләре, Масленицаның  тарихы турында сөйлиячәкләр, бу көннәр белән бәйле гореф-гадәтләр һәм йолалар белән таныштырачаклар. Бәйрәмнең кульминациясе традицион төстә Масленица карачкысын яндыру булачак.

Барыгызны да көтәбез! Бу бит вакытны бөтен гаилә белән кызыклы һәм күңелле үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International