Быел Мамадыш районында «Безнең ишегалды»программасы буенча 12 яңа уңайлы ишегалды барлыкка киләчәк.

2022 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

Быел Мамадыш районында «Безнең ишегалды»программасы буенча 12 яңа уңайлы ишегалды барлыкка киләчәк.

Безнең район һәм республиканың башка районнары ишегалларының адресларын сез dvor.tatar сайтында «Документлар»бүлегендә карый аласыз. Әгәр дә бу программа буенча сорауларыгыз булса, тәүлек буе эшли торган кайнар линия телефонына 8 (800) 27-520  номеры буенча шалтырата аласыз.

Төзекләндерүнең йомгаклау схемаларын апрельдә һәр ишегалдында урнаштырачаклар. Аларны очрашуда архитекторлар һәм район Хакимияте тәкъдим итәчәк. Очрашу датасын да алдан ук игълан итәчәкләр.

2019 елда Татарстан ишегалларын төзекләндерү буенча масштаблы программаны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде. Программаны тормышка ашыру барышында Татарстанда 2 миллионнан артык кешенең яңа уңайлы ишегаллары барлыкка киләчәк.   2022 елда программа буенча безнең республикада 1200 ишегалды төзекләндереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International