ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

Безнең күбебез еш сәяхәт итә, һәм хәрәкәт итү ысулы сыйфатында иң тиз һәм уңайлы транспорт - һава транспортын сайлыйлар. Һава судноларының хәрәкәт расписаниесе нинди, аны бастырып чыгару һәм үзгәртү тәртибе нинди? Бу сорауларга җавапларны без әлеге мәкаләдә табарга тырышачакбыз.

Рамазан ае тәмамлану хөрмәтенә хәйрия мәҗлесе республика олимпия резервы спорт мәктәбе директоры Евгений Алипов оештырды. 200дән артык балага сый-нигъмәтле өстәлләрне спорт учреждениесенең 1 катында әзерләгәннәр. Традиция күп еллар дәвамында бара - Алипов сәламләү мөрәҗәгатендә аны дуслык бәйрәме дип  тә атады.


12
апрель, 2024 ел
җомга

13 апрель иртәсендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны-урыны белән көчле төньяк-көнбатыштан секундына 15-17 метр тизлектә җил көтелә.

Бүген Мамадышта яшәүче Нәсимә Фатыйховага 100 яшь тулды. Нәсимә ханым - тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны. Бу күркәм юбилее белән аны бүген туган - тумача, күрше- күлән котладылар. Район Башлыгы Анатолий Иванов исеменнән бүләкне  һәм матур теләкләрне Мамадыш районы Советы Аппараты җитәкчесе Вәзир Фәизов тапшырды.

 


11
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Соңгы вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына кулланучылар почмагын яңартырга тәкъдим ителгән җирле эшмәкәрләрдән «кайнар линия» телефонына шалтыратулар ешрак килә башлады.


9
апрель, 2024 ел
сишәмбе

2024 елның 10 апрелендә безне нинди һава торышы көтә.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин 2023 елгы керемнәр турында декларацияне кем һәм нинди очракларда тапшырырга тиешлеге, шулай ук декларация вакытында тапшырылмаса мөмкин булган нәтиҗәләр турында сөйләде.

Быел Мамадышта умырзаялар түгел, ә пионнар чщчщчк атканны көтәләр. "Вятка" сәнәгать мәйданчыгы территориясендә агроэксперимент үткәрәләр. Резидентларның берсе, Татарстанда беренче розариянең булачак милекчесе, теплица комплексы төзелешен көтеп тормады - 3000гә якын сорт пион  утыртты. Беренче үсентеләр май уртасында үсеп чыгып, үзләрен күрсәтәләр дип көтелә. Утыртыр алдыннан грунтка анализ ясадылар - мамадыш җире Reine Hortense , Aieksandr Flaming сортлары өчен  идеаль булып чыккан.

Мәскәүдән, Пермьнән, Саратовтан һәм башка шәһәрләрдән 500дән артык турист май ялларын Вяткадагы шәһәрдә үткәрергә карар кылды. 5-10 май көннәрендә Мамадыш 4 теплоход кабул итәчәк, ә ай азагында шәһәрнең тарихи өлешен Югары Ослан халкы күрәчәк.

Мамадышта йөкле хатыннар көне билгеләп үтелде.Бәйрәм “Демография” милли проекты кысаларында, бала тууны арттыруга ярдәм итү һәм йөкле хатын-кыз турында кайгырту, аның статусын күтәрү, киләчәк әниләр турында кайгыртуның яңа парадигмасын раслау өчен оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International