Татарстан Республикасы территориясендә 2025 елның 25 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр янгынга каршы махсус режим урнаштырылу сәбәпле, Мамадышта яңа ел бәйрәмнәре чорында иминлекне тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрелде.
Гражданнарга һәм оешмаларга фейерверклар, салютлар һәм башка пиротехник эшләнмәләрне рәсми рәвештә расланган өч урында гына җибәрергә рөхсәт ителә:
"Ипподром" стадионы;
"Яшьлек " паркы;
Нократ елгасы яр буе.
Күрсәтелгән чорда шәһәрнең башка барлык территорияләрендә пиротехника куллану катгый тыела. Мөһим чикләүләр (оешмалар һәм предприятиеләр өчен)дә кертелә:
Шәһәрнең барлык оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләренә үз территорияләрендә түбәндәге объектларга якын 3 нче класслы куркынычлы пиротехниканы куллану тыела. Бу Сәнәгать зоналары, транспорт (автомобиль юлларыннан тыш) һәм энергетика объектларыннан 500 метр ераклыкта;
Торак-коммуналь хуҗалык объектларыннан, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге объектлардан, кешеләр күпләп була торган урыннардан, автомобиль юлларыннан, шәхси йортлардан һәм күпфатирлы торак йортлардан 30 метр ераклыкта.
Өстәмә куркынычсызлык чаралары: Сәүдә нокталарына пиротехника һәм электрогирляндаларны кирәкле сертификатлардан башка сату тыела. Шәһәр чыршыларын сертификацияләнгән электрогирляндалар белән генә бизәргә рөхсәт ителә.
АЗС ларда бигрәк тә сакланырга кирәк.
Шәһәр хезмәтләре янгын гидрантларының һәм сулыкларның төзеклеген тәэмин итәчәк, аларны кардан чистартуны оештырачак.
Автомобильләрне янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганаклары янында кую тыелачак.
29 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр профилактик төркемнәр (янгын сүндерүчеләр, полиция, социаль яклау) күп балалы гаиләләргә һәм ялгыз өлкән кешеләргә аерым игътибар биреп, халык белән аңлату әңгәмәләре үткәрәчәк.
Халык өчен мәгълүмат: Гражданнарга бары тик сертификацияләнгән пиротехника сатып алырга һәм аны куллану кагыйдәләрен үтәргә тәкъдим ителә. Фейерверкларны законсыз җибәрү очраклары турында кичекмәстән «112», «01» яки «02»ашыгыч хезмәтләре телефоннары аша хәбәр итәргә кирәк.
Әлеге чараларның максаты-шәһәр халкының гомерен һәм сәламәтлеген саклау, шулай ук аларның мөлкәтен бәйрәм чорында янгыннардан саклау.