Мамадышта яңа прокурор билгеләделәр.

2025 елның 22 декабре, дүшәмбе

Мамадыш районында районның яңа прокуроры итеп элек Алабуга районы прокуроры урынбасары вазыйфасын биләгән Артур Николаевич Князев билгеләнде.

Яңа җитәкчене рәсми рәвештә район прокуратурасы бинасында тәкъдим иттеләр. Артур Николаевичны билгеләнүе белән Татарстан Республикасы Прокуроры Суяргулов Альберт Шамил улы котлады. Альберт Суяргулов яңа прокурорның югары профессиональлеген, оештыру сәләтен һәм зур тәҗрибәсен билгеләп үтте, аңа хезмәт эшчәнлегендә уңышлар һәм Мамадыш муниципаль районы территориясендә законлылыкны ныгытуны теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International