ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2024 ел
чәршәмбе

Район башлыгы Анатолий Иванов Бцек Ватан сугышы елларында җиңүне якынайту өчен хезмәт куючыларны, Әфганстанда һәм Чечняда хәрби хәрәкәтләрдә, Донбасста махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә азык-төлек җыелмаларын һәм башка бүләкләрне тапшыру процессын шәхсән контрольдә тота. Исегезгә төшерәбез, хәзер Мамадыш районы территориясендә Бөек Ватан сугышында катнашучы, блокадалы Ленинградта яшәүче 1 кеше, 1 концлагерь тоткыны, 218 тыл хезмәтчәне, 23 Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатынннары, "сугыш балалары" статусындагы 1793 мамадышлы, 366  махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәр теркәлгән. Алар барысы да муниципалитет исеменнән азык-төлек җыелмаларын алачаклар, кайберләренә инде тапшырылды да. Шунысы мөһим: Район башлыгы Анатолий Иванов 45 нче елда Җиңүне якынайткан, Әфганстанда һәм Чечняда хәрби хәрәкәтләрдә, Донбасста махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә азык-төлек җыелмаларын һәм башка бүләкләрне тапшыру процессын шәхсән контрольдә тота. Исегезгә төшерәбез, хәзер Мамадыш районы территориясендә Бөек Ватан сугышында катнашучы, блокадалы Ленинградта яшәүче 1 кеше, 1 концлагерь тоткыны, 218 тыл хезмәтчәннәре, 23 Бөек Ватан сугышында катнашучы тол хатын, "сугыш балалары" статусында 1793 мамадышлы, 366 хәрби хезмәткәр теркәлгән. Алар барысы да муниципалитет исеменнән азык-төлек җыелмаларын алачак яки алырга өлгергән. Шунысы мөһим: сугышчыларны җирле һәм чит шәһәр кешеләренә бүлеп карамыйлар - хәтта Мамадыш районында яшәмәсәләр дә  дә, кайгыртудан һәм игътибардан мәхрүм итмиләр. Һәр адресатны табарга, яхшы теләкләр җиткерергә, ветераннар өчен ишегалларында концертлар оештырырга - бу район башлыгының үтәргә кушкан  йөкләмәләрнең бик азы  гына. 


6
май, 2024 ел
дүшәмбе

7 майда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән һавада һәм туфракта 0- минус 2 кадәр салкын  көтелә.

 Бер ел элек  махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташыбыз Айдар гуманитар йөк белән  районыбыз флагын җибәрүне сораган иде. Ул аны үзләре яши торган   блиндажда беркетергә хыялы барлыгын әйткән иде. Без аңа флагны  ялга кайткач шәхсән үз кулларына  тапшыру турында килештек. Өч атна элек якташыбыз ялга кайттты.  Район башлыгы Анатолий Иванов белән очрашты һәм камуфляж костюм, матди ярдәм, солдат җыелмасы, саклаучы плащ, демисезон ботинкалар алды. Мамадыш Промкомбинаты һәм шәхсән аның  җитәкчесе Роберт Сабиров исеменнән Мамадыш муниципаль районы матбугат хезмәте  флагны махсус хәрби операция зонасына китәргә берничә сәгать кала Айдарның кулларына тапшырды. Сөйләшенгәнчә, Айдар махсус хәрби операция зонасына    районыбыз флагы белән китте.


3
май, 2024 ел
җомга

Федераль салым хезмәте Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне  вебинарда катнашырга чакыра: «2023 елда мөлкәткә салым ташламалары һәм аларны бирү тәртибе» темасына вебинар  2024 елның 16 маенда 10.00 сәгатьтә булачак.

Татарстанда электрон хезмәт кенәгәсен (ЭТК) сайлаучылар саны 574,3 мең кешедән артып китте.

Электрон хезмәт кенәгәсенең иң төп өстенлекләреннән берсе -  мәгълүматлар белән  даими танышып барырга   мөмкин. Аларны санаулы минутлар эчендә Дәүләт хезмәтләрендәге  шәхси кабинет аша өземтә рәвешендә алырга мөмкин. Эш бирүче үзгәрешләр хакында Россия Социаль фондына мәгълүмат тапшырганнан соң, ул берничә көн эчендә электрон хезмәт кенәгәсендә чагылдырыла.

  2024 елның  4 маенда безне нинди һава торышы көтә?


27
апрель, 2024 ел
шимбә

Мамадышлылар Бөтенроссия шимбә өмәсенә кушылды

Быел Мамадышта май бәйрәмнәре салют һәм гелий шарларсыз узачак


25
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Мамадышта җирле артистлар өчен 400дән артык сәхнә костюмы теккәннәр

Мамадышлыларны зиратларны җыештыруда катнашырга чакыралар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International