Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов Мамадыш районында гражданнарны кабул итте

2025 елның 26 декабре, җомга

Мамадыш районына эш сәфәре кысаларында Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов гражданнарны кабул итте. Парламентарийга районның дүрт кешесе торак шартларын яхшыртуга, медицина ярдәме күрсәтүгә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итте. Сорауларның берсе шунда ук хәл ителде: мөрәҗәгать итүчегә Казанда дәвалану мөмкинлеге бирелде.

Барлык мөрәҗәгатьләр дә эшкә кабул ителде һәм депутат тарафыннан шәхси контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International