ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Бу атна шимбәсендә, 18нче февраль көнне, шәһәрнең үзәк мәйданында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.

Инде иртән үк бүлек клиентларын, бәхетле киләчәк һәм саф мәхәббәт теләп, кып-кызыл кайнар йөрәкләр каршы алды.

 

Электр энергиясе кулланган өчен килә торган айлык квитанцияләрдә “ОДН“ графасы бетерелде, әмма аның урынына “Бердәм исәп-хисап үзәге“ “Торак йоритларны тоту өчен электр белән тәэмин итү“ дигән графа өстәде.

Ветеринария станциясе хезмәткәрләре узган ел шәхси хуҗалыклардагы 3565 баш мөгезле эре терлекне лейкозга тикшергәннәр һәм шуларның 74ендә авыру расланган.

Төлке бакча аша ишегалдына кереп, бәйдә торган этне тешли, күпмедер вакыт ишегалдында йөгереп йөри һәм янәдән бакча аша күрше, аннары башка урамнарга күчә. Аларда да ул, этләр белән конфликтка кереп, аларны тешли. Димәк, аны котырган, дияргә җирлек бар.

Шимбә көнне “Мамадыш азык-төлек корпорациясе“ ҖЧҖ базасында авыл хуҗалыгы мәсьәләләренә багышланган семинар уздырылды.

Ул нык гаилә союзынын нык булачагын күрсәтә. Бу көнне бөтен илдә гашыйклар көне билгеләп үтелә һәм Юнона ,мәхәббәт илахы хөрмәтенә тантаналар үткәрелә.

“Россия чаңгы юллары-2017“ кысаларындагы чаралар районыбызда өч көн дәвам итте.


14
февраль, 2017 ел
сишәмбе

«Татарстан Республикасы эшмәкәрләрен яклау фонды» НО Татарстан Республикасы экспортын яклау үзәге кече һәм урта бизнесның экспортка юнәлтелгән субъектлары вәкилләрен  Россия  экспорт үзәгенең Белем бирү проекты кысасында «Экспорт эшчәнлегендә логистика» курсы буенча укырга чакыра. Курс 2017 елның 21 февралендә Татарстан Республикасы Икътисади министрлыгында  уза  ( Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55нче йорт).

Өч көн дәвамында Мамадышның “Олимп“ Боз сарае хоккей сөючеләр үзәгенә әверелде. Биредә 2002нче елда туган хоккейчыларның Бөтенроссия “Алтын алка“ уеннары кысаларында Татарстан финалы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International