АГРАРИЙЛАР КИҢӘШЛӘШТЕ.

2017 елның 15 феврале, чәршәмбе

Шимбә көнне “Мамадыш азык-төлек корпорациясе“ ҖЧҖ базасында авыл хуҗалыгы мәсьәләләренә багышланган семинар уздырылды. Аның практик өлеше Кече Сон терлекчелек фермасында үтте, ә машина-трактор паркында авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре техниканың язгы кыр эшләренә ничек әзерләнүен күрделәр. Бу көнне республика муниципалитетлары өчен видеоконференция режимында узган киңәшмәдә дә Татарстан Республикасы Премьер-министры – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов боларның бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләр булуына басым ясады. Семинарга килгәндә, аның пленар өлеше Кече Сон авыл мәдәният йортында үтте. Аның эшендә муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов белән район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International