Татарстан Республикасы эшмәкәрләре «Экспорт эшчәнлегендә логистика» бушлай уку курсына чакырыла.

2017 елның 14 феврале, сишәмбе

«Татарстан Республикасы эшмәкәрләрен яклау фонды» НО Татарстан Республикасы экспортын яклау үзәге кече һәм урта бизнесның экспортка юнәлтелгән субъектлары вәкилләрен  Россия  экспорт үзәгенең Белем бирү проекты кысасында «Экспорт эшчәнлегендә логистика» курсы буенча укырга чакыра. Курс 2017 елның 21 февралендә Татарстан Республикасы Икътисади министрлыгында  уза  ( Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55нче йорт).

Курс тыңлаучылары йөк йөртүнең  Халыкара  типлары һәм аларның үзенчәлекләре, логистик транспорт һәм транспорт  компанияләре төрләре турында беләчәк, халыкара логистикада нинди документлар кулланылуы һәм транспорт югалтуларын ничек страховкаларга һәм шулай ук барлык Халыкара логистик нормаларга ярашлы рәвештә үз продукциясен транспортировкалауның эффектив моделен өйрәнәчәк.

Курсны  РЭЦ Белем бирү проекты тренеры Ренат Маннапов алып барачак.

Чара түбәндәге адрес буенча уза: Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55нче йорт. 10.00 сәгатьтә башлана. Әлеге чарада катнашу бушлай. Катнашу өчен Россия  экспорт үзәгенең Белем бирү проекты сайтында теркәлү формасын тутырырга кирәк:  https://exportedu.ru/events.

 Россия экспорт үзәгенең Белем бирү проекты – бу тышкы икътисади эшчәнлек оештыруда тиешле комптенецияләре һәм осталыклары әлегә булмаган, әмма үз предприятиесенең экспорт потенциалы белән кызыксынган кече һәм урта бизнесның региональ вәкилләренең квалификациясен арттыру курслары ул.

 Татарстан Республикасы экспортын яклау үзәге кече һәм урта бизнес субъектларына  төрле форматтагы Халыкара күргәзмәләрдә катнашуны оештыраэшмәкәрләргә үз продукциясен чит ил базарларына куярга тәкъдим итә  һәм потенциал партнерлар табарга булышаТР экспортын яклау Үзәге турында тагын да җентекле мәгълүматны түбәндәге сайттан табарга була: http://export-rt.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International