Светлана һәм Николай Глуховларның тормышы мамадышлыларныкыннан әллә ни аерылмый. Тырыш хезмәтләре белән йорт төзелгән. Әти-әни балаларының киләчәген кайгыртып хезмәт куялар. Әмма әлеге гаиләнең бер нечкәлеге бар: Ямал-Ненец автономияле округыннан ханты милләтеннән булган хатын белән Кумырык авылы керәшене гаиләсе үзенең гармониялеге белән үзенә җәлеп итә дә инде.
Никифорово мәдәният йортында якташыбыз, зур ихтирамга һәм хөрмәткә лаек шәхес, шагыйрь Вахит ага Галиев белән очрашу кичәсе үтте.
Усали авыл Җирлеге башлыгы, район хакимияте исеменнән, авыл җирлеге Советы исеменнән кулларын кысып, Рәхмәт хатын тапшырганда ирексездән күзләре яшь белән тулды Галия апаның.
Быелгы яз нинди булыр? Язгы ташуны кайчан көтәргә? Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы әзерлек чараларын күрсә дә, синоптиклар әле фаразларга ашыкмый.
Язга аяк бастык. Яздан соң җәй дә килеп җитәр. Ә җәй уртасы – 1нче июль безне ел саен яңа тарифлары белән каршы ала. Хәзергә электр энергиясенә һәм газга нин- ди тарифлар буласы билгеле түгел әле – аларны Россия Хөкүмәте хәл итәчәк.
«Россельхозцентр» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының Мамадыш районы бүлекчәсендә чәчү алдыннан сабан культуралары орлыкларын тикшерәләр.
27нче март көнне-сәхнә осталары Халыкара театр көнен билгеләп үтәләр. Бу шулай ук театрга гашыйк булган һәм актерлар эшчәнлегенең барлык нечкәлекләрен һәм уйланучан режиссерның хезмәтен бәяләүче миллионлаган тамашачы бәйрәме дә.
Районыбыз хуҗалыкларының язгы-кыр эшләренә әзерлеген махсус комиссия бәяләде. Тикшерү республикада чәчүгә әзерлек буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында игълан ителгән конкурс кысаларында үтә. Белгечләр техниканың торышы белән бергә хезмәтне саклау һәм игенчелек буенча чараларның тиешенчә үтәлешенә дә зур игътибар бирде.
Талантлы тренерлар Власовалар җитәкчелегендәге яшь фигурачыларыбыз Баулы шәһәрендә узган Ачык турнирда катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар.
2017 елның 14 апреленнән 16 апреленә кадәр Казан шәһәрендә Яшь эшкуар (яшь фермер) мәктәбе узачак. Чараны «Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә үткәрә.