Яшь фигурачыларыбыз үрләр яулый.

2017 елның 28 марты, сишәмбе

Талантлы тренерлар Власовалар җитәкчелегендәге яшь фигурачыларыбыз Баулы шәһәрендә узган Ачык турнирда катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар.

 Виктория Гайнуллина үз яшь категориясендә – беренче урынга лаек булды һәм разряд нормативын үтәде. Елизавета Костина пъедесталның өченче баскычына күтәрелде. Альмира Тухбатуллина, Рената Сахабутдинова һәм Даръя Мазилова беренче алтылыкка керделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International