Җылы язга әзерме без.

2017 елның 28 марты, сишәмбе

Быелгы яз нинди булыр? Язгы ташуны кайчан көтәргә? Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы әзерлек чараларын күрсә дә, синоптиклар әле фаразларга ашыкмый. Быел кар әйбәт яуды. Кышкы айларда уртача явым-төшем, ай саен, 30-40 миллиметр була торган иде. Быел кыш ноябрь аенда ук килде, декабрь һәм гыйнвар айларында кар нормадагыдан күпкә артыграк булды. Көздән дә туфрак дымга туенып калган иде, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Наил НИЗАМОВ.

Февраль аеның икенче яртысында көннәрнең җылы- тып җибәрүе нәтиҗәсендә кар утырды. Әмма бу гына, быел ташу булмас, дип фаразларга җирлек була алмый. Язның иртә һәм кисәк килүе дә көчле ташуларга, су басуларга сәбәп була. Былтыр кыш кар уртача еллыктан кимрәк яуган иде, әмма су Нократ һәм Чулман елгаларында соңгы егерме биш елда күзәтелгәннән күбрәк күтәрелеп, бик күп кенә борчулар китереп чыгарды. Россия Гидрометеорология үзәге директоры Роман Вильфанд интервьюларының берсендә Россиянең бөтен территориясендә диярлек быел мартның җылы киләчәген һәм күпьеллык нормадан хәтта 10 градуска кадәр югарырак булу ихтималын хәбәр итте. Аның фаразлары буенча, Татарстанда температура нормадан 6-8 градуска югары, әмма, тулаем алганда, ул әле минус тамгасында булачак: ягъни –2 дән –4 градуска кадәр. Март аенда да кар явулар көтелә. Болар язгы ташу чорына алдан хәзерлек эшләрен күрә башларга вакыт җиткәненә ишарәли. Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы фаразы буенча, ташу көчле була калса, республика территориясендәге 42 районга су басу куркынычы яный. Алар 18 846 кеше яши торган 220 торак пунктны, 48 социаль әһәмияткә ия объектны, 55 автотрасса участогын, 36 машина күперен үз эченә ала. Су басу ихтималы булган зоналардан халыкны эвакуацияләү маршрутлары һәм урыннары планлаштырылган. Язгы ташу чорында вакытлыча урнаштыру өчен 32 меңнән артык кешене сыйдыра алырлык 149 пункт билгеләнгән. Безнең районда да су басулар куркынычы булган урыннар бар. Шәдче, Көек- Ерыкса, Соколка авыл җирлекләре, Мамадышның Нократ һәм Ушма яр буе, Чапаев урамнарындагы шәхси бакчалар – әлеге исемлектә. Язгы ташу вакытында безнең барыбызны да борчуга сала торган урын – Вахит күпере яны. Ел саен, ташу башланганчы, ул тирәдәге талларны чистартабыз. Бозлар аларга эләгеп бер-бер- сенә өелергә һәм су Вахит авылы өйләренә кадәр җәелергә мөмкин. Андый еллар булды инде. Авыл турында Шыя елгасы яры буен ныгыту өчен, МЧСка гариза бир- гән идем. Эш кузгалды, сметалар эшләтеп йөрим. Бәлки федераль программага эләгеп булыр, – ди Шәдче авыл җирлеге башлыгы Валерий ШРЫКОВ. Яз Нократ җәелеп суның Көек-Ерыксага килеп җиткәне дә күп булды. Өйләргә үк кермәсә дә, бакчалар су астында кала торган иде. Былтыр да Яңа Комазан авылында берничә хуҗалыкның бакчасын су баскан. Әлеге төбәк халкының һәм җитәкчелегенең нәрсәләр уйлануы турында җирлек башлыгы Фидаил ШӘЙХЕТДИНОВ сөйли: Бездә халык арасында аңлату эшләре алып баруга мәктәп һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре тартылган. Март башлануга, халыкны кисәтә башлыйбыз. Гадәттә, яз иртә килгәндә, март аенда ук урманнан су төшә, инешләр ташып чыга. Аннары, Нократ елгасы күтәрелгәндә, Гришкино, Малмыжка, Яңа Комазан, Черкас авыллары тирәсенә ташу килә. “Язгы боз ястык калынлыгы булса да, ышанма“,–дигән әйтемне бигрәк тә ваемсыз балыкчыларга җиткерергә тырышабыз. Шәхсән үзем, март башыннан ук, чит кешеләр кунып ятмыймы, балыкчылар суга бата күрмәсен, дип, атнага бер тапкыр үзебездәге Көек, Шыя буйларын карап кайтам, – ди ул. “Агай, алдан сагай“,–дигәннәр. Безнең Мамадыш һәм авылларыбыз өчен дә бик урынлы кисәтү бу!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International