22 март көнне Никифорово мәдәният йортында якташыбыз, зур ихтирамга һәм хөрмәткә лаек шәхес, шагыйрь Вахит ага Галиев белән очрашу кичәсе үтте. Очрашуда Ишки авылында яшәп иҗат итүче шагыйрь Мансур абый Шамбазов та катнашты. Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды. Бу очрашу безнең күңелләрдә озак сакланыр.