ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Мәрхәмәтлелек атналыгында Мамадыш районы  ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре элек ветераннар Советы рәисе председателе булып торган Сахарнова Раиса Иван кызында кунакта булдылар, күчтәнәчләр дә алып кергәннәр иде.

“Татнефть“тә Мамадыш районыннан вахта алымы белән йөреп эшләүчеләр бар. Нефтьчеләрнең был тыр районга керткән бөтен салымнары һәм түләүләре 4,5 миллион сумга җыела. Соколкага барганда, Грахань авылы турында юл аша күтәртеп чыгарылган кабель һәм басуга таба кереп баручы “КамАЗ“ маркалы автобус игътибарыбызны җәлеп итте.

Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсе җитәкчесе – Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерзянов бүген Мамадышта гражданнарның гозер-үтенечләрен тыңлады. 

Район үзәк китапханәләр системасы хезмәткәрләре, Туган тел көненә, Шигърият бәйрәменә багышлап, район мәдәният йортында күңелле чара оештырдылар.

Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсе җитәкчесе – Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерзянов бүген Мамадышта гражданнарның гозер-үтенечләрен тыңлады. 


26
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

22нче апрельдә Алабуга шәһәрендә 1941-1945нче еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 72 еллыгына багышланган хор музыкасы фестивале гөрләп узды.

Бүген, 26 апрельдә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулды. 

Агымдагы елдан шәхси эшмәкәрләр өчен яңа үрнәктәге контроль-касса техникасына күчү башлана. Бу сатылган товар яисә күрсәтелгән хезмәт өчен түләүне “тере акча“ белән алучыларга кагыла. Онлайн-кассалар ваклап сату турындагы мәгълүматны салым инспекциясенә әйберне сатып алуга ук җиткерәчәкләр.

Быел шәһәребездә биш мәктәпкәчә белем бирү учрежениесе Татарстан Торак, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан тормышка ашырылучы “Мәгариф объектларына (мәктәпләр, балалар бакчалары) капиталь ремонт” программасы буенча төзекләндерелә.


25
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Хөкүмәте эшмәкәрлекнең төрле ысулларын үстерү һәм җәелдерү юнәлешендә күп төрле программаларны гамәлгә кертә. Алар хакында тирәнтен сөйләшү, бездәге кече һәм урта бизнес эшчәнлегенә нәтиҗә ясау, мөмкинлекләрне барлау ниятеннән, район мәдәният йортында чираттагы икътисадый форум уздырылды. Анда районда кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнүче барлык эшмәкәрләр дә чакырылган иде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International